Эшмәкәрләргә ташламалар бирелде

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Узган ел Татарстан Республикасының планлаштырылган салым керемнәре тулы күләмдә кермәде, әмма эшкуарларга ташламалар бирелде.

Милеккә салым түләүчеләргә «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» 2003 елның 28 октябрендәге 49-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә салым чыгымнары бирелде. Табышка салым буенча салым чыгымнары түбәндәге норматив хокукый актлар нигезендә салым түләүчеләргә бирелгән: - "Татрарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона оешмалары - резидентлары өчен, Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары территорияләрендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона оешмалары - резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында" 2006 елның 10 февралендәге 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы;

- “Татарстан Республикасының монопрофильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) территорияләрендә төзелгән оешмалар - социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнә торган территорияләр резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында” 2016 елның 13 февралендәге 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы;

- “Салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында” 2008 елның 02 августындагы 53-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы;

- Махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында" 2017 елның 02 декабрендәге 87-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.

Табышка салым буенча барлык салым чыгымнары стимуллаштыру характерында иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International