Балалы гаиләләрнең шәхси йортлар төзелешенә ташламалы ипотека рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Карарның мондый проекты Россия Финанс министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кертелде.
«Еллык 6%ка гаилә ипотекасы» программасына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Сүз торак йортлар төзү яки булган кишәрлектә шәхси йорт төзү өчен җир кишәрлеге сатып алуга бирелә торган ипотека кредитлары турында бара.
"Программаны киңәйтү балалы гаиләләрнең күбесенә үз торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк. Өстәмә рәвештә индивидуаль торак йортлар төзү өчен башлангыч 15%тан 79 млрд сумга якын суммага якынча 20 000 кредит бирелер дип өметләнәбез», - дип сөйләде Финанс министры урынбасары Алексей Моисеев. Программа гамәлдә булган вакытта 344,3 млрд сумлык 129,4 мең кредит бирелгән. Федераль бюджеттан субсидияләр хәзерге вакытта 6,7 млрд сумга җиткән. 6% тан югары булмаган ставка белән ташламалы ипотекага икенче яки аннан соңгы балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган гаиләләр дәгъва белдерә алачак.