Дөнья икътисадындагы вәзгыять гади генә түгел. Без торгызу процессын күзәтәбез, шул ук вакытта кабул ителгән кризиска каршы чаралар дөнья икътисады өчен яңа куркынычлар тудырырга тиеш түгел. Бу хакта Финанс министры Антон Силуанов чәршәмбе, 7 апрель көнне узган "Группа 20" финанс ведомстволары башлыкларының чираттагы очрашуында чыгыш ясаганда әйтте.