Рөстәм Миңнеханов салым, казначылык органнары киңәшмәсендә: Катгый финанс дисциплинасын, социаль йөкләмәләрнең абсолют үтәлешене тәэмин итәргә

2021 елның 16 апреле, җомга

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2021 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда муниципаль районнар видеоконференцэлемтә режимында катнашты. Киңәшмәдә Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев, Федераль салым хезмәте вәкилләре дә катнашты.

«Бүген икътисадта узган елның тискәре тенденцияләрен тоябыз, - диде Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәне ачып. – Агымдагы елның гыйнвар-март айларында сәнәгать җитештерүе индексы 97,7% тәшкил итте, ваклап сату әйләнеше 0,3%ка кимеде. Бу шартларда да керемнәр һәм чыгымнар буенча республика бюджетын планлаштырылган күләмнәрдә үти алдык. Без, хезмәт хакын һәм социаль пособиеләрне дә кертеп, барлык социаль чыгымнарны вакытында башкардык. Тулаем алганда, агымдагы елның 1 кварталында Татарстанның берләштерелгән бюджетының үз керемнәре 65,5 млрд. сум тәшкил итте".

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 2021 елга бюджет шактый кытлык белән формалаштырылган. «Катгый финанс дисциплинасын, шулай ук беренчел һәм социаль йөкләмәләрнең абсолют үтәлешен тәэмин итәргә кирәк. Илкүләм проектлар кысаларында безнең алда куелган бурычлар шактый чыгымнар таләп итә. Быел без бу проектларга 30,7 млрд. сум җибәрәчәкбез, шуның 8,2 млрд.сумы – республика бюджетыннан», - диде ул.

Федераль үзәк белән килешүләрдә салынган барлык параметрларга да ирешелергә тиеш, дип белдерде Татарстан Президенты. "Без гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программаларын гамәлгә ашыруга шактый күләмдә акча тотабыз. Резервлар буенча эшне дәвам итәргә кирәк – барлык керем төрләре һәм бюджетның чыгым өлеше буенча. Мөһим резерв – салым бурычлары белән эшләү, аның суммасы шактый - 9 млрд. сум. Комиссияләрнең һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең системалы эше нәтиҗәсендә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурычлар 758,6 млн. сумга кимегән. Иң зур бурыч Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Төзелеш министрлыгы, Транспорт министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы предприятиеләр буенча кертелгән».

Рөстәм Миңнеханов министрлыкларга һәм ведомстволарга дәүләт хезмәтләрен алучыларга аларның бурычлары турында мәгълүмат бирергә кушты. «Моның өчен барлык шартлар да тудырылган – дәүләт һәм муниципаль органнар тиешле мәгълүмат ресурсына тоташтырылган, хезмәт күрсәткәндә салымнарны түләү өчен түләү документларын бастырып чыгару мөмкинлеге бар. Штабка бурычларны киметү буенча эшне җайга салуны дәвам итәргә кирәк", - диде ул.

Республика салым органнарының 1 кварталдагы эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.

2021 елның 1 кварталында ТР берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлар турында ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International