2020 елда Россия Финанс министрлыгы төбәкләргә бюджет кредитлары буенча бурычны түләү вакытын озайтты. Срогы арттырылган әҗәтнең суммасы барлыгы 800 млрд. сумнан артык.
2021-2024 елларда әлеге чараларны гамәлгә ашырудан бюджет нәтиҗәлеге 422 млрд. сум тәшкил итәчәк. Күрсәтелгән акчалар яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен региональ инфраструктура объектларын финанслауның өстәмә чыганагы булып тора. Узган елның декабрендә Россия Финанс министрлыгы төбәкләргә 224 млрд. сум күләмендә бюджет кредитлары бирде, бу, үз чиратында, базар акчаларын җәлеп итүне минимальләштерергә, шулай ук социаль әһәмиятле чыгым йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
Агымдагы елда Россия Федерациясе Президенты юлламасы нигезендә бюджет кредитлары буенча бурыч 2029 елга кадәр каралган. Президентның юлламасын үтәү йөзеннән, 2021 елда Россия Финанс министрлыгы базар алынмалары буенча бурычлары булган регионнарга ярдәм күрсәтәчәк, аның өлешен салым һәм салым булмаган керемнәр күләменең 25%ына кадәр киметү максатларында. Ярдәмнең гомуми күләме 176 млрд. сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Яңа бюджет кредитлары бирү, төбәкләрнең җаваплы бурыч сәясәте уздыру шарты белән, 2029 елга кадәр планлаштырыла. Күрсәтелгән чараларны гамәлгә ашыру субъектларның дәүләт бурычына хезмәт күрсәтү чыгымнарын елына 20 млрд. сумнан артыкка киметергә мөмкинлек бирәчәк.