Агымдагы 2021 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә, аларга зур игътибар бирергә кирәк. Бу хакта 2021 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше мәсьәләләре буенча финанс, салым һәм казначылык органнарының республика киңәшмәсендә чыгыш ясаганда Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин сөйләде.
Татарстан Республикасында милли проектлар кысаларында чараларны финанслауның гомуми күләме 2021 елга 30,7 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән - 22,5, Татарстан Республикасы бюджетыннан - 8,2 млрд. сум.