Россия Финанс министрлыгы 2021 елның маенда эш көне булмаган көннәрдә сатып алулар турында мәгълүмат юллады

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Россия Финанс министрлыгы, Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 23 апрелендәге 242 номерлы Указы белән билгеләнгән, 2021 елның маенда эш көне булмаган көннәрдә сатып алулар турында мәгълүмати хәбәр әзерләде һәм контракт системасында катнашучыларга җибәрде:

1) заявкалар бирү срогы бары тик эш көннәре белән генә исәпләнә торган закупкалар буенча заказчыларга 242 номерлы Указ белән билгеләнгән эш көне булмаган вакытка заявкалар бирү срогын озайтырга тәкъдим ителә;

2) контракт бәясе турында соңгы тәкъдимнәр бирү процедурасы, электрон аукцион уздыру даталары якындагы эш көненә электрон мәйданчыклар операторлары тарафыннан автомат рәвештә күчерелә;

3) 44-ФЗ номерлы Законның махсус нормалары нигезендә төзелеш электрон аукционнарын үткәрү даталары күчерелми һәм заявкалар бирү тәмамланганнан соң 4 сәгать узгач уздырыла;

4) Россия Федерациясе Граждан кодексының 193 статьясы нигезләмәләрен исәпкә алып, эш көне булмаган көннәрдә тәмамлана торган башка сроклар алардан соңгы эш көнендә тәмамлана;

5) 242 номерлы Указ нигезендә билгеләнгән эш көне булмаган чорда электрон мәйданчыклар банкларының һәм операторларының мәгълүмати хезмәттәшлеге тәүлек буе гамәлгә ашырыла.

Шундый ук тәкъдимнәр 223-ФЗ номерлы Закон буенча сатып алуларда катнашучыларга һәм заказчыларга җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International