Радик Гайзатуллин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 21 нче утырышында катнашты

2021 елның 23 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 21 нче утырышында катнашты.

Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Президиум карары нигезендә, егерме беренче утырышның көн тәртибенә 19 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 9 республика законы проекты, 3 федераль закон проекты һәм  РФ субъектларының 3 закон чыгару инициативасы.

Утырышның көн тәртибенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка 2020 елда республика башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап кертелгән иде. Документ ТР Дәүләт Советына 8 апрельдә кергән һәм ТР Дәүләт Советының барлык комитетларында профильле юнәлешләр буенча фикер алышынган. Сессиядә нотык белән ТР Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International