2021 елның 8 маенда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре “Хәтер бакчасы” табигатьне саклау акциясе кысаларында узган агач утыртуда катнашты. Агачлар Биектау муниципаль районы территориясендә Акы аланы торак пункты янәшәсендә утыртылды.
Әлеге чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 16 апрелендәге 707 номерлы күрсәтмәсе нигезендә урманнарны саклау һәм яңадан җитештерү проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, илнең төп байлыкларының берсе - Россия урманына сак караш максатларында уза.