Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендә 11 майда кылынган аеруча авыр җинаять нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга бер тапкыр матди ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте тиешле боерыкка кул куйды.
Түләүләрне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башкарачак. Һәлак булганнарның гаиләләре 1 млн сум алачак. Сәламәтлеккә Авыр яки уртача авырлыкта зыян алган гражданнарга 400 мең сум җибәрәчәкләр. Атыш нәтиҗәсендә сәламәтлеккә җиңелчә зыян алган кешеләр 200 мең сум алачак.