“Татспиртпром” АҖ Директорлар советы утырышы узды

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советы утырышы узды. Аны ТР Премьер-министры, Татспиртпром” АҖ Директорлар советы рәисе Алексей Песошин уздырды.

Утырышта “Татспиртпром” АҖ генераль директоры Руслан Максудов, операцион эшчәнлек буенча генераль директор урынбасары Никита Мингалев, икътисад һәм финанслар буенча генераль директор урынбасары Андрей Феоктистов һәм техник мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов катнашты.

Көн тәртибендәге төп тема – “Татспиртпром” АҖнең 2020 ел өчен еллык һәм финанс отчетын раслау турында, 2021-2022 елларга “Татспиртпром” АҖ Директорлар советына, Ревизия комиссиясенә кандидатлар күрсәтү турында мәсьәләләр иде. Предприятиенең операцион эшчәнлеге хакында башка мәсьәләләр турында да фикер алыштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International