Urals маркалы нефтькә уртача бәя турында

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Urals маркалы нефтькә 2021 елның гыйнвар - май айларында уртача бәя баррель өчен 61,62 доллар тәшкил итте, 2020 елның  шушы ук вакыт аралыгында ул баррель өчен 39,2 доллар булган иде. 

2021 елның май аенда Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 66,63 доллар тәшкил итте, бу 2020 елның май аендагы бәягә караганда 2,1 тапкырга артык. Ягъни узган елның маенда баррель өчен 31,04 доллар иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International