Россия Финанс министрлыгы "балалар бюджеты" әзерли

2021 елның 1 июне, сишәмбе

1 июньдә традицион рәвештә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан балаларга бюджет чыгымнары турында мәгълүмат әзерләнде.

Россия Финанс министрлыгы федераль бюджет проектын формалаштырганда гаилә һәм балаларга ярдәм итүгә җибәрелә торган чаралар күләме турында мәгълүмат әзерли - ул "балалар бюджеты" дип аталган.

Аның күләме 2021 елга 1 501,4 млрд сум тәшкил итә, бу 2020 ел дәрәҗәсеннән 37%ка артык. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге күләмгә төбәкләр күрсәткән ярдәм исәпкә алынмаган.

«Балалар бюджеты»н комплекслы бәяләүне формалаштыру максатында Россия Финанс министрлыгы тарафыннан гаиләгә һәм балаларга ярдәм итүгә җибәрелә торган региональ һәм җирле бюджетларда каралган бюджет ассигнованиеләре күләме турында мәгълүматны формалаштыру буенча төбәкләргә методик киңәшләр расланды (Россия Финанс министрлыгының 2020 елның 15 октябрендәге 984 номерлы боерыгы).

Әйтик, 2020 елда Россия Финанс министрлыгы тарафыннан беренче тапкыр 2019 елда берләштерелгән "балалар бюджеты" буенча җыелма мәгълүмат формалаштырылган, ул 5 282,3 млрд сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International