2021 елның 19 августында онлайн-форматта «Ипотека марафоны» узачак. Ул Россия Финанс министрлыгы, ДОМ.РФ торак өлкәсендә үсеш институтының Үзәк Банк һәм Росиия Финанс министрлыгының НИФИ (ЦФГ) Финанс белем үзәге катнашында оештырыла.
Россиянең ипотека кредитлавы базары сизелерлек арта. Ипотека үсешенә ташламалы дәүләт программалары саллы өлеш кертә - халыкка ярдәм итүнең 300дән артык федераль һәм төбәк чаралары эшли. Шул ук вакытта банкларның ипотека продуктлары һәм гамәлдәге дәүләт программалары турында халыкның хәбәрдарлык дәрәҗәсе чагыштырмача югары түгел.
* "Ипотека марафоны" ипотека кредиты өлкәсендә халыкның финанс белемен күтәрүгә юнәлдерелгән. Чара Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә башлана һәм бөтен Россия буйлап карау өчен мөмкин булачак.
* Трансляция ВКонтакте, Одноклассники, Instagram, FaceBook, Telegram социаль челтәрләрендә һәм финанс белеме проекты соцчелтәрләрендә узачак.
* Шулай ук трансляция Россия Финанс министрлыгы һәм РФ ДОМ социаль челтәрендә дә барачак.
*Белгечләргә сорауларны РФ ДОМ сайтында алдан ук бирергә мөмкин.
Марафонда әйдәп баручы экспертлар һәм базарда катнашучылар, дәүләт хакимиятенең профильле федераль органнары белгечләре катнаша. Чара өч тематик блокка бүленәчәк, алар ипотека кредитын алырга планлаштыручыларга, ипотеканы рәсмиләштерүчеләргә һәм авыр ситуациягә эләккәннәргә кызыклы булачак.
Көтелүче спикерлар арасында:
Финанс министры урынбасары Михаил Котюков,
Россия Финанс министрлыгының Финанс сәясәте департаменты директоры Иван Чебесков,
«ДОМ.РФ» генераль директоры Виталий Мутко,
Россия Банкының кулланучылар хокукларын яклау һәм финанс хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү хезмәте җитәкчесе Михаил Мамут,
дәүләт хакимияте органнары вәкилләре,
Россиянең әйдәп баручы финанс компанияләре һәм күчемсез милек базары белгечләре,
практик юристлар, психологлар, җәмәгать эшлеклеләре бар.
Марафон турында мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча белергә була: https://marafon.vashifinancy.ru/events/ipoteka/ яисә социаль челтәрләрдә #ипотека марафоны