Татарстан Республикасы почта бүлекчәләренә ярдәм итү дәвам итә

2026 елның 8 июне, дүшәмбе

2026 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Почта элемтәсе турында» 1999 елның 17 июлендәге 176-ФЗ санлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча уртак көчләрне координацияләүгә юнәлдерелгән «Россия Почтасы» акционерлык җәмгыяте белән үзара хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан Республикасы почта бүлекчәләренә ярдәм дәвам иттереләчәк.

Бу максатларда Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына Татарстан Республикасы бюджетыннан юридик затларга – федераль почта элемтәсе оешмаларына Татарстан Республикасының авыл торак пунктларында почта элемтәсе хезмәтләрен күрсәтүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау максатларында субсидияләр бирү өчен 55,3 млн.сум күләмендә чаралар бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International