Утырышта министрлыклар һәм ведомстволарның 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына федераль бюджет ассигнованиеләренә өстәмә ихтыяҗ турындагы тәкъдимнәре каралды. Кергән заявкаларда ел саен 3 трлн сумнан артык өстәмә финанслауга ихтыяҗ күрсәтелгән.
"Утырышның төп максаты - РФ Хөкүмәтендә алга таба фикер алышу өчен алдан бюджет проектировкалары буенча позиция формалаштыру", - дип билгеләде Антон Силуанов. Министр киңәшмә барышында 2022 елда булачак бюджет кагыйдәләре чикләрендә барлык финанс ихтыяҗларын исәпкә алу кирәклеген искәртте.
022-2024 елларга федераль бюджет проектында барлык кабул ителгән социаль йөкләмәләрне, милли проектларда теркәлгән социаль-икътисадый үсеш чараларын финанслау исәпкә алынды. Бюджет проектын формалаштырганда басым РФ Хөкүмәтенең стратегик инициативаларын, программа документларын финанслауга юнәлтелгән.