Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләренең мәктәпкә беренче сыйныфка укырга баручы балаларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында ТР Финанс министрлыгы профсоюзы бүләкләр тапшырды. Әлеге чара матур бер традициягә әверелде инде.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының беренчел Профсоюз оешмасы рәисе Диана Тараканова мәктәп бусагасында торган балаларга үзенең теләкләрен әйтте, аларга һәм ата-аналарга "энә белән кое казу"да бары тик уңышлар, сабырлык, тырышлык, белемгә омтылу һәм ныклы сәламәтлек теләде.