Салымнар буенча бурычларны кыскарту мәсьәләләре буенча фикер алышынды

2021 елның 27 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы муниципаль органнары вәкилләре белән салымнар һәм милек өчен аренда түләве бурычларын кыскарту мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International