Хөрмәтле Татарстан Республикасы финанс министрлыгы хезмәткәрләре!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез – финансистлар көне белән тәбрик итәм!
Финансистның эше шау-шусыз, игътибарны читкә юнәлдермәүне таләп итә, ул төгәл һәм хаталарны кичерми. Шул ук вакытта коллективыбызның бердәм булуы, команда рухы, бер-беребезне ярты сүздән аңлау кебек асыл сыйфатлар эшебезнең нәтиҗәсенә зур йогынты ясый. Әлеге һөнәрне сайлап алучылар аналитик фикерли, вакыйгаларны алдан ук фаразлый, игътибарлы, куелган максатарга ирешүдә тырыш һәм үҗәт, өстәвенә тиз эшли белә. Сезнең барыгызга да мәгълүм, хөкүмәтнең һәр тиене бер максатка – халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә хезмәт итә. Белгечләребезнең үз эшенә җаваплы карашы, акчаларны нәтиҗәле файдаланганга күрә безнең министрлыгыбызның абруе зур. Шушы нисбәттән, Сезгә югары һөнәри осталыгыгыз, республикабыз иминлеге өчен сыйфатлы эшегез өчен рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле озын гомер телим!
Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин