ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2012 ел
җомга
ТР һәм Төркия бер-берсенә тарихи якын, шуңа күрә Татарстан Россиядә Төркия бизнесы өчен плацдарм була ала. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурса провинциясе губернаторы Шахабеттин Харпут белән очрашуында белдерде. Очрашу Бурсада, губернаторның рәсми резиденциясендә үтте.

Рөстәм Миңнехановны сәламләп, Шахабеттин Харпут сәфәрләре өчен аңа һәм Татарстан делегациясе вәкилләренә рәхмәтен белдерде. Ул әлеге сәфәр Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләре үсешенә этәргеч булачагында ышанычын белдерде.

ТР Президенты, ТРга аерым игътибар өчен, Бурса провинциясе җитәкчелегенә һәм Төркия җитәкчелегенә рәхмәтен әйтте.

“Без бер-беребезгә тарихи якын, шуңа күрә Татарстан Россиядә Төркия бизнесы өчен плацдарм булырга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Голландиянең DSM компаниясе генераль директоры һәм идарә рәисе Фейке Сибесманың Хөкүмәт йортында үткән очрашуында хезмәттәшлек перспективалары һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре каралды.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасының сәнәгать комитеты рәисе урынбасары Ирек Богуславский, “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль диреткоры Илшат Фәрдиев, “Агросила групп” ЯАҖ генераль директоры Илдар Гыймадиев, DSM компаниясенең Россия/БДБ буенча президенты Владимир Бонгард һ.б. катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International