Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Россиядә Төркия бизнесы өчен плацдарм булырга тиеш”

2012 елның 5 октябре, җомга
ТР һәм Төркия бер-берсенә тарихи якын, шуңа күрә Татарстан Россиядә Төркия бизнесы өчен плацдарм була ала. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурса провинциясе губернаторы Шахабеттин Харпут белән очрашуында белдерде. Очрашу Бурсада, губернаторның рәсми резиденциясендә үтте.

Рөстәм Миңнехановны сәламләп, Шахабеттин Харпут сәфәрләре өчен аңа һәм Татарстан делегациясе вәкилләренә рәхмәтен белдерде. Ул әлеге сәфәр Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләре үсешенә этәргеч булачагында ышанычын белдерде.

ТР Президенты, ТРга аерым игътибар өчен, Бурса провинциясе җитәкчелегенә һәм Төркия җитәкчелегенә рәхмәтен әйтте.

“Без бер-беребезгә тарихи якын, шуңа күрә Татарстан Россиядә Төркия бизнесы өчен плацдарм булырга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты Бурсага Татарстан предприятиеләренең 40 директорыннан торган бизнес-делегация килүен билгеләде. “Мин иртәгә без җитди нәтиҗәләргә килербез, дип өметләнәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР башлыгы Бурса губернаторын Татарстанда булырга чакырды. “Бурса халкына үсеш телисем килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан сезнең өчен һәрвакыт ачык, һәм без сезне бездә күрергә шат булачакбыз”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International