Парламентның көзге сессиясе 23 сентябрьдә чираттагы, егерме дүртенче утырыш белән ачылачак. Комитет тәкъдимнәре буенча егерме дүртенче утырышның көн тәртибенә 26 мәсьәлә кертелә, шул исәптән 19 республика законы проекты һәм ике федераль закон проекты.
Беренче укылышка Җир һәм Гаилә кодексына, Административ хокук бозулар турында ТР кодексына, шулай ук җирле үзидарә турында республика законнарына, оешмалар мөлкәтенә салым, транспорт салымы турында, дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында, шәһәр төзелеше эшчәнлеге, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында, авария-коткару хезмәтләре турында, дөнья судьялары турында, вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында, мәгариф һәм башкалар хакында үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнгән.
2022 елга республика бюджетын әзерләүгә бәйле рәвештә киләсе елга мәктәпкәчә һәм мәктәп белеме алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проекты каралачак. Киләсе елда узган ел билгеләнгән нормативларны 5%лы индексацияләү каралган.
Моннан тыш, укучыларның саны 17,8 мең кешегә арткан, һәм бу "демографик фактор" шулай ук закон проектларында исәпкә алынган. Егерме дүртенче утырышта Дәүләт Советының Ана (гаилә) капиталын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгате каралачак. Мөрәҗәгать социаль ипотека программасында катнашучыларга аларның торак шартларын яхшыртуга хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү кирәклеге белән аңлатыла.
Россия Хөкүмәтенең 2007 елның 12 декабрендәге карары белән расланган Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелү аркасында (документ торак кооперативлары өчен җир кишәрлекләренә теркәлгән хокукларның булуы турындагы мәҗбүри таләп белән тулыландырылды), соципотека программасында катнашучылар ипотека кредитын каплауга матди капитал акчаларын җибәрә алмыйлар. Татарстанның 4 мең гаиләсендә ана капиталын куллану катлаулылыгы барлыкка килде.
Дәүләт Советының чираттагы сессиясендә Иннополис шәһәре территориясендә югары автоматлаштырылган транспорт чараларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим билгеләү мөмкинлеге мәсьәләсе буенча республиканың закон чыгару органы позициясен билгеләргә кирәк.