Бүген Дәүләт Советында парламент Президиумы утырышы узды, анда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының берьюлы ике утырышын чакыру турында карар кабул ителде. Парламентның көзге сессиясе 23 сентябрьдә чираттагы, егерме дүртенче утырыш белән ачылачак. Егерме бишенче утырыш, аның кысаларында Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык юлламасын игълан итәчәк, 8 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак.
Президент юлламасы җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяту сәбәпле, Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан турыдан-туры теле- һәм радиотрансляция турында карар кабул ителде.