Уртак эш барышында соңгы айларда яклар нигездәге документны конкрет чаралар белән тулыландырды һәм алар расланган Беркетмәдә чагылдырылды. Беркетмә исә сәүдә-икътисадый һәм инвестицион эшчәнлек, транспорт, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм ТКХ, мәгариф һәм фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте, туризм, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, сәламәтлекне саклау, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән рациональ файдалану, урман хуҗалыгы, җирле үзидарә кебек өлкәләргә кагылышлы 60 артык пункттан гыйбарәт. Имзаланган документлар кысаларында, беренче чиратта, тәҗрибә алмашу һәм үзара файдалы элемтәләр урнаштыру күздә тотыла. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан айршир токымлы эре мөгезле яшь терлек китертү, форель балыгы үстерүдә һәм кыргый шартларда үскән җиләкләрне эшкәртүдә Карелия технологияләрен кертү ягыннан кызыксынулы.