2015-2017 елларга Карелия Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру Беркетмәсе имзаланды

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
Бүген Петрозаводскида 2015-2017 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру Беркетмәсе имзаланды. Документка Карелия башлыгы Александр Худилайнен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Хемәттәшлек турында Килешү ике регион арасында 2014 ел июлендә имзаланды. 

Уртак эш барышында соңгы айларда яклар нигездәге документны конкрет чаралар белән тулыландырды һәм алар расланган Беркетмәдә чагылдырылды. Беркетмә исә сәүдә-икътисадый һәм инвестицион эшчәнлек, транспорт, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм ТКХ, мәгариф һәм фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте, туризм, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, сәламәтлекне саклау, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән рациональ файдалану, урман хуҗалыгы, җирле үзидарә кебек өлкәләргә кагылышлы 60 артык пункттан гыйбарәт. Имзаланган документлар кысаларында, беренче чиратта, тәҗрибә алмашу һәм үзара файдалы элемтәләр урнаштыру күздә тотыла. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан айршир токымлы эре мөгезле яшь терлек китертү, форель балыгы үстерүдә һәм кыргый шартларда үскән җиләкләрне эшкәртүдә Карелия технологияләрен кертү ягыннан кызыксынулы.

Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча Петрозаводск дәүләт университеты белән Казан федераль университеты хезмәттәшлегенә зур мөмкинлекләр ачыла.

Татарстан спортчыларын Карелия ярышларыннан “Онега” җилкәнле регатасы, автораллие көтә.

Карелия һәм Татарстан туроператорлары ике республика территориясендә оештырылачак реклама-мәгълүмати турларына киләчәк.

Карелия табиблары Татарстанда Югары медицина технологияләре белем бирү үзәге нигезендә өйрәнү узачак.

Ике төбәк җитәкчелеге хезмәттәшлекнең төп юнәлеше сыйфатында Карелия һәм Татарстан предприятиеләре арасында элемтәләр урнаштыруны һәм үзара товар җибәрү күләмнәрен арттыруны, шулай ук яңа төр продукциясен чыгара башлау буенча уртак проектлар гамәлгә ашыруны күрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International