Татарстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 160 мең кв. метрга 4 мең 338 килешү имзаланган. Тагын 534 килешүне имзалау көтелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.