Татарстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 160 мең кв. метрга 4 мең 338 килешү имзаланган. Тагын 534 килешүне имзалау көтелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү планы буенча күчерелергә тиешле 290, 41 мең кв. метр мәйданнан 1 мең 112 күп фатирлы йорт исәпләнә. Бу программа буенча торак төзүгә килгәндә, узган атна эчендә гамәлгә Азнакай районында гомуми мәйданы 1,6 мең кв. м. тәшкил иткән 36 фатирлы 2 торак йорт кертелгән.
Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 3 млн. 758 мең сумлык 143 карар чыгарылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 233 әгъзасына тикшерү уздырылган.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, 2017 елның 11 маена Татарстанда 847,8 мең кв. м. торак гамәлгә кертелгән, бу үткән елның шушы чорына карата 103,5 %.
2017 елда аренда торагы программасы кысаларында гомуми мәйданы 22,6 мең кв. м. булган 379 фатирлык 13 йорт төзү карала. Эксплуатациягә 2,7 мең кв. м. мәйдан тәшкил иткән 46 фатирлык 8 объект тапшырылган.
Ирек Фәйзуллин шулай ук азкатлы төзелеш программасы буенча мәгълүматлар белән таныштырды. Планлы 8800 йорттан эксплуатациягә 3116 объект тапшырылган.
Социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына 128,7 мең кв. метрлык 2 мең 469 фатирлы 55 йорт буенча мәгълүмат килгән. Төзелүче 156 объекттан әзерлеге югары дәрәҗәдә - 66 объект, уртача дәрәҗәдә - 34, эшләр башланган гына - 56 объектта.
Ирек Фәйзуллин киңәшмәдә шулай ук ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарына капиталь ремонт, сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм аларга ремонт ясау, фельдшерлык-акушерлык пунктлары (ФАПлар), табиб амбулаторияләре һәм башка сәламәтлек саклау учреждениеләре төзү турында да сөйләде.
Республикада универсаль спорт мәйданчыклары һәм блоклардан модульле чаңгы базалары төзелә – бу 120 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 11 блоклардан модульле чаңгы базасы.
Үзәкләштерелгән җылыту пунктларыннан индивидуаль җылыту пунктларына (ИҖП) күчү программасы буенча Казанда, Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 1 мең 280 объектта ИҖП кую планлаштырыла. Беренче чиратта 401 объект билгеләнгән, финанслау чыганаклары ачыкланган, эшләрнең графигы әзерләнгән. Автоматлаштырылган индивидуаль җылыту пунктларына күчү буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен 1 млрд. 181 млн. сум үзләштерү планлаштырыла.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, республикада җылыту чоры тәмамланды, ләкин һава торышы начар булу сәбәпле, мәктәпкәчә мәгариф объектларына һәм стационар учреждениеләренә җылылык яңадан биреләчәк.