«Татнефть» ГАҖ Директорлар советы нефть, газ, химия блогының һәм композит кластерының киләчәк үсеше турында фикер алышты

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта 2021 елның сигез ае эчендә компания бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, октябрь аена һәм агымдагы елның дүртенче кварталына бюджеты расланды.

Утырышта катнашучылар «Татнефть» нефть-газ химиясе комплексы проектларын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштылар. Хәзерге вакытта әлеге бизнес юнәлешне үстерү стратегиясе актуальләштерү стадиясендә, аңа компаниянең Казахстандагы бутадиен каучуклары җитештерү буенча проекты һәм күптән түгел сатып алынган «ЭкоПэт» активы интеграцияләнә. «Татнефть» стратегиясен актуальләштерү кысаларында «яшел» проектларга зур игътибар бирелә.

Директорлар советы композит материаллар җитештерүне үстерү мәсьәләләрен карады һәм бизнес юнәлешне үстерүнең алга таба стратегиясен килештерде. Бүген үсешнең төп драйверларының берсе - углерод эзен киметү зарурлыгына бәйле трендлар. «Татнефть» тарафыннан пыяла-пластик торбалар һәм композит материаллардан пултрузион профильләрне куллану компаниянең парник газлары чыгаруны киметергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International