2021 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына Бюджет юлламасын кертте.
"2022 елга һәм 2023 2024 еллар план чорына бюджет турында" гы закон проекты 41 кушымтаны үз эченә ала. Закон проекты Татарстан Республикасы Бюджет кодексында каралган документлар һәм материаллар белән бергә бирелә. Шулай ук юллама составына 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты керә.
Бюджет юлламасының гомуми күләме 4255 бит тәшкил итә. Канун проекты ике дәүләт телендә кертелгән.
Бюджетны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларының зона киңәшмәсендә, Парламент тыңлауларында һәм утырышларында тикшерәчәкләр һәм аның буенча фикер алышачаклар.