РФ икътисадын торгызу башка илләр белән чагыштырганда динамиграк рәвештә бара, тулаем алганда, без бик яхшы күренәбез, дип белдерде финанс министры Антон Силуанов.
"Илебез икътисадын торгызу башка илләр белән чагыштырганда тизрәк бара. Бу икътисадка да кагыла – күрсәткеч итеп, тулаем эчке продуктны, сәнәгать җитештерүен дә, инвестиция эшчәнлеген дә, кулланучылар ихтыяҗын да, мәшгульлекне дә алабыз - бөтен дөнья икътисадына карасак, без бу позицияләр буенча бик яхшы булып күренәбез", - диде Силуанов сишәмбе көнне "2022 елга, 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына федераль бюджет проекты параметрлары турында" парламент тыңлаулары кысаларында чыгыш ясаганда.
Аның сүзләренчә, икътисад торгызылган гына түгел, аның тотрыклылыгы көчәйгән.