Илдар Халиков “Сетевая компания”ААҖ нең еллык акционерлар җыелышын уздырды

2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. 2012 ел йомгаклары буенча финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләрен “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев җиткерде.

Эш нәтиҗәләре буенча 2012 ел өчен компаниянең хезмәт күрсәтүдән кергән табышы 2011 ел белән чагыштырганда 4% ка арткан һәм 19,2 млрд. сум тәшкил иткән. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 2012 ел өчен компания 4,1 млрд. сум күләмендә чиста табыш алган.
Компания үз алдына куелган бурычларны яхшы икътисадый һәм җитештерү нәтиҗәләре белән үтәгән.

Акционерларның еллык гомуми җыелышы тарафыннан еллык отчет, еллык бухгалтерлык исәп-хисабы, 2012 ел өчен компаниянең табышын бүлү расланган, шулай ук 2012 ел өчен дивидендлар түләмәскә дигән карар кабул ителгән.

Акционерларның еллык гомуми җыелышында Директорлар Советы, ревизия комиссиясе һәм аудитор сайланган.

Җыелыштан соң, Директорлар Советының беренче киңәшмәсендә “Сетевая компания” ААҖ нең Директорлар Советы рәисе итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков сайланган, аның урынбасары – “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев.

Йомгаклау сүзендә Илдар Халиков, компания эшчәнлегенең барлык төп юнәлешләре буенча уңай нәтиҗәләргә ирешелгән, дип хәбәр итте.
ТР Премьер-министры компания коллективына рәхмәт белдерде һәм киләчәктә уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International