2026 елда модель китапханәләр төзү проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә

2026 елның 25 мае, дүшәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән гамәлгә куела торган «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 2026 елда модель китапханәләрне булдыру буенча чараларны дәвам итү планлаштырыла.

Агымдагы елда Чирмешән, Түбән Кама һәм Минзәлә муниципаль районнарында 4 модель китапханә булдыру планлаштырыла.

Әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетында 39 000,0 мең сум күләмендә каралган, шул исәптән 28 470,0 мең сум федераль бюджет чаралары хисабыннан юнәлтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International