Рөстәм Миңнеханов: "Без быел бөртеклеләр уңышын планлаштырганнан ике мәртәбә азрак көтәбез"

2013 елның 9 июле, сишәмбе

Татарстанда 2013 елда бөртекле культуралар уңышы агымдагы фаразлар буенча 2,5 млн тонна тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев урып-җыю эшләре буенча уздырган селектор киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белдерде.

Киңәшмәне ачып, Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, Россиянең көньягында бөртеклеләрне һәм бөртекле-кузаклыларны урып-җыю башланды инде, нәтиҗәләр әлегә үткән елгыга караганда яхшырак. Шул ук вакытта, РФ Премьер-министры сүзләренчә, июнь-июль айларында Россиянең Европа өлешендә аномаль эссе һәм коры көннәр булды, кайбер регионнарда корылык хөкем сөрә. "Кайбер регионнарда бу берничә ел рәттән кабатлана инде, һәм зыяны зур булырга мөмкин", - диде Д.Медведев.

Ул зыян күргән регионнарда үсентеләр торышын мониторинглауның мөһимлеген ассызыклады, моның белән шөгыльләнүне Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына йөкләде.

Дмитрий Медведев хәбәр иткәнчә, игенчелеккә федераль бюджетта каралган 32 млрд сум субсидияләрнең 14 млрд сумы җибәрелгән инде. "Әмма һава шартлары үсентеләрне иминләштерү фикеренә тагын бер кабат этәрә", - дип белдерде РФ Премьер-министры.

РФ Авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров үз нотыгында белдерүенчә, язгы культураларның мәйданнары 51 млн гектар, тагын 14,7 млн га уҗымлылар. "Росгидромет күрсәткечләренә карганда, бөртеклеләрне җыеп алу 90 млн тоннадан алып 94 млн тонна тәшкил итәчәк", - диде Н.Федоров.

Татарстанда чәчүлекләрнең торышы турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов чыгыш ясады. Ул ассызыклап үткәнчә, бүген фикер алышына торган тема Татарстан өчен бик актуаль. "Без яхшы уңыш көткән идек, - дип хәбәр итте Р.Миңнеханов. - 3 млн гектар җир эшкәртелә, без барлык агротехник чараларны үткәрдек, уртача гектарына 57 кг ашлама керттек, корткычларга, авыруларга каршы эш башкардык, үсемлекләрне тамырдан булмаган тукландыру рәвешләрен киң кулландык. Шуңа да карамастан, ситуация дым җитмәү аркасында кискенләшә бара".

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, 2013 елның чәчү кампаниясенә было 11 млрд сум акча тотылган иде, шул исәптән 7,5 млрд сум – бу җәлеп ителгән кредитлар. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәтенә дәүләт ярдәме акчаларын үз вакытында бүлеп биргән өчен рәхмәт белдерде.

"Кызганычка каршы, һава шартлары безнең файдага булып чыкмады", - диде Р.Миңнеханов. – Уртача еллык 100 мм явым-төшем урынына 25 мм гына булды. Хәзер 18 районда яңгырлар явып узды, алар чөгендергә, бәрәңгегә, терлек азыгына көч бирәчәк, әмма төп бөртеклеләр буенча ситуация кискен".

"Республиканың икедән өч территориясендә гадәттән тыш хәл кертелде, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. – Бигрәк тә язгы культуралар зыян күрде. Игеннәрнең якынча 250 мең гектары һәлак булган инде. Язгы культураларның калган мәйданнары гектарыннан 10 центнер булачак".

Көтелә торган уңыш, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, планлаштырганның яртысын гына тәшкил итәчәк - якынча 2,5 млн тонна иген.

"Бүген төп бурыч – терлекчелекне азык белән тәэмин итү, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. – Без терлек азыгы кытлыгы 1 млн тонна булыр дип чамалыйбыз. Бүгенгә без 500 мең тонна печән, 1,3 млн тонна сенаж әзерләдек, терлек азыгы сорап, күршеләргә дә мөрәҗәгать итә башладык".

"Безнең исәпләүләр буенча игенчелекнең авыл хуҗалыгы продукциясе буенча АПК кытлыгы 40 млрд сум тәшкил итә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул белдергәнчә, республикада мелиорация программасы эшләп килә, хәзерге вакытта бәрәңге һәм яшелчә чәчүлекләре мәйданының 75%ы сугарыла.

Татарстан җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, мелиорация программаларында актив катнашырга җыена, шул исәптән эшләнеп килүче федераль программада да, иминләштерелгән чәчүлекләр мәйданнарын арттырырга кирәк. "Әлегә безнең 36% чәчүлекләр иминләштерелгән, монда да берничә момент бар, иминият компанияләре чама белмиләр, һәм иминият шартлары гаять катлаулы", - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

Киләсе елдан башлап Татарстанда, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, дым җитмәү шартларында эшләүнең республика программалары кабул ителәчәк.

Татарстан Республикасында урып-җыю кампаниясе бу атна азагыннан башланачак – гадәттәгедән 15 көн алда. Урып-җыюда 3700 комбайн катнашачак, ягулык-майлау материаллары буенча, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада проблема юк. "Һәм безнең бурыч – бөртеклеләрне мөмкин кадәр аз югалтулар белән җыеп алуны августта төгәлләргә", - диде Татарстан Президенты.

Ул ассызыклаганча, 4 ел рәттән уңайсыз һава шартлары республика АПКның финанс хәлен мөшкелләтте. Шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведевка кредитларның срогын озайтуны, лизинг түләүләрен чигереп торуны һәм терлекләрнең баш санын саклап калу өчен субсидияләр бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Россия Федерациясе Премьер-министры билгеләп үткәнчә, корылыктан зыян күргән регионнарга ярдәм мәсьәләсе һәр Россия Федерациясе субъектына индивидуаль рәвештә каралырга тиеш.

Авыл хуҗалыгы кредитор банклары зыян күргән регионнарның кредитлары срогын озайтуга әзер булуларын белдерделәр. Бер үк вакытта Дмитрий Медведев регионнар җитәкчеләрен корылыктан килгән зыяннарын документаль рәвештә рәсмиләштерү өлешендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән активрак эшләргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International