Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Татарстанда алкоголь продукциясен сату күләменең кимүе күзәтелә
2013 елның 2 июле, сишәмбе
Татарстанда легаль алкоголь продукциясен сату күләмнәренең күпкә кимүе күзәтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында, республикада алкоголь базары торышы һәм спиртлы продукциянең легальлеге һәм сыйфаты өстеннән контрольгә багышланган брифингта Этил спирты, алкоголь продукция җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты өстеннән дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР дәүләт инспекциясе башлыгы Игорь Марченко хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, сатылу күләмнәренең кимүе, 2013 нче елның 1 нче гыйнварыннан аракы бәясенең минималь бәясе 125 сумнан 170 сумга кадәр артуы белән бәйле. Әмма бәяләр күтәрелүе хәмер куллану кимүенә китермәгән. Моннан тыш, алкоголь продукциясен берәмләп сату буенча легаль базарның кимүенә, исерткечләрнең законсыз әйләнеше фактлары артуы да йогынты ясаган.
Игорь Марченко билгеләп узганча, узган ел, лицензиясез алкоголь сату фактлары үсеше белән сыйфатлана. Әгәр дә 2011 нче елда мондый 90 очрак теркәлгән булса, 2012 нче елда алар 179 ны тәшкил иткән. Кызганычка каршы, агымдагы елда теркәлгән саннар да борчылырга җирлек тудыра. 2013 нче елның беренче яртыеллыгында 87 лицензиясез эшчәнлек факты ачыкланган (чагыштыру өчен: 2012 нче елның шушы чоры эчендә 60 факт теркәлгән).
"2013 нче елның май-июнь аенда Казакъстан Республикасыннан кертелүче һәм сәүдә һәм җәмәгать туклануы нокталарында лицензиясез сатылучы алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше фактларын кисәтүгә аеруча зур игътибар юнәлтелде. Дәүләт алкоголь инспекциясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә, Сарман, Баулы, Балык Бистәсе районнарында, Казакъстаннан исерткечләр кертүче дүрт автомобильне тоткарлады. Нәтиҗәдә 7,5 мең аракы һәм коньяк шешәсе йолып алынды", – дип сөйләде Игорь Марченко. Гаеплеләргә карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылган. Суд карары буенча, алкогольнең 3 мең данә шешәдән торган бер партиясе юкка чыгарылган.
"Казакъстан продукциясе безгә республиканың көньяк-көнчыгыш районнары (Азнакай, Баулы, Ютазы) аша халык өчен бик кызыктырырлык бәяләрдән кертелә: аракы бәясе 100 сумнан 150 сумга кадәр, коньяк 200 сумнан алып", - ди Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе.
Казакъстан алкоголь продукциясе республика территориясендә законсыз сатылып кына калмый, экспертиза күрсәткәнчә, аның исеме җисеменә бөтенләй туры килми: коньяк исеме астында, буяу матдәләре һәм ароматизаторлар кушылган спиртлы-сулы сыекча тутырылган.
Казакъстсанда җитештерелгән аракыны тикшерү барышында исә, аның ацетон кушылган спиртлы сыекчадан гыйбарәт булуы фаш ителгән. Ацетон кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен бик куркыныч матдә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2024 ел
Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнашты
Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин балаларның хыялларын тормышка ашыру өчен "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнашты.
2025-2027 елларга җирле бюджетлар расланды
Татарстан Республикасында 956 муниципаль берәмлек бар. Ел саен 956 җирле бюджет раслана һәм үтәлә, шул исәптән 2 шәһәр округы бюджеты, 43 муниципаль район бюджеты, 39 шәһәр җирлеге бюджеты һәм 872 авыл җирлеге бюджеты.
19
декабрь, 2024 ел
Татарстан Республикасында университетның стартап-студиясен булдыру
2022 елдан бөтен ил буйлап университет стартап-студияләрен төзү проекты старт алды, аларның максаты югары уку йортларында студентлар технологик эшкуарлыгының тотрыклы проактив моделен кертү.
18
декабрь, 2024 ел
Яңа муниципаль мәгариф оешмалары эшчәнлеген финанслау
2024 елның 1 сентябреннән Татарстан Республикасының 7 муниципаль берәмлегендә яңа балалар бакчалары һәм гомуми белем бирү мәктәпләре сафка бастырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз