Бүген Казанга, Татарстан башкаласына эш визиты белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин килде. "Казан" халыкара аэропортында ил башлыгын Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алдылар.
Владимир Путин эш визитының программасында Казандагы җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән спорт инфраструктурасының берничә объектын карау тора.
Казанга килеп җитүгә, Россия Президенты озата баручы затлар белән Ишкәкле спорт төрләре сараенда булды (Урта Кабан күле). Биредә Владимир Путин спортчылар белән аралашты, алар Президентка яхшы спорт объектлары һәм Казандагы җәйге Универсиаданы югары дәрәҗәдә әзерләү өчен рәхмәт әйттеләр.
Владимир Путин, үз чиратында, Татарстан республикасы җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә Татарстан Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уздырырга тәкъдим итте һәм әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен бик күпне эшләде.
Владимир Путин сүзләренчә, иң мөһиме - бөтен акча шәһәрне төзекләндерүгә, спорт инфраструктурасы объектларын, юл чишелешләрен төзүгә сарыф ителде. Болар барысы да Казаны яхшыртты, хәзер ул бай Европа шәһәренә ошый башлады, дип билгеләп үтте Россия Президенты.