Бүген иртән Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм уздыру буенча оргкомитеты җитәкчесе Игорь Шувалов һәм Россия Федерациясенең спорт министры Виталий Мутко килделәр.
«Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов, Россия Федерациясе спорт министрының урынбасары Наталья Паршикова, XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов, ТР яшьлəр эшлəре, спорт һəм туризм министры Рафис Борһанов каршы алдылар.
Килеп җитүгә Игорь Шувалов һәм Виталий Мутко Рөстәм Миңнеханов белән Казан Кремле буенча кыска экскурсиягә бардылар.
Искә төшерәбез, бүген көндез нәкъ менә Казан Кремле яныннан Универсиада 2013 уты эстафетасының соңгы этабы башланып китте.
Казанның үзәк урамнарының берсеннән – Кремль урамыннан - Универсиада 2013 уты факелын чиратлап Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, Россиянең спорт министры Виталий Мутко, соңыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тотып уздылар.
Эстафетаның ахыргы кисәгендә - Казан федераль университетына (КФУ) хәтле – 2013 елгы җәйге студент Уеннары утын "Ак Барс" хоккейчысы Илья Никулин һәм Россия теннисчысы Анастасия Мыскина тотып бардылар.