Татарстан Президенты FGN Capital компаниясенең директорлар советы рәисе белән очрашты

2013 елның 9 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында республика башлыгы Рөстәм Миңнехановның "Технополис"Новая Тура" проектының киләчәге мәсьәләсе буенча FGN Capital компаниясенең директорлар советы рәисе Александр Халдей белән рәсми очрашуы булды.

Очрашуда Технополис территориясенең киләчәк үсеше турында, аерым алганда, дүрт яңа сәүдә павильоны төзү, агропромкомплекс, логистика үзәге һәм ритейл-парк булдыру турында сүз барды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инвесторның "Новая тура"ның киләчәк үсеше буенча планнарын хуплады һәм республика өчен мөһим проектны гамәлгә ашыруда мөмкин булганча ярдәм итәргә әзер икәнлеген белдерде.

Үз чиратында, Александр Халдей республика җитәкчелегенә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде: «Без республика җитәкчелеге белән кулга кул тотынышып эшлүебезгә бәхетле, алар  инновацион технологияләрне гамәлгә ашыруда ярдәм итәләр һәм регионга яңа, цивилизацияле бизнес-стандартлар килүгә шартлар тудыралар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International