“Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә узды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында булды (Казан).
Утырышта “Татнефть” ААҖнең 2013 елның беренче яртыеллыгына бюджет үтәлеше йомгаклары каралды һәм агымдагы елның август аена бюджеты расланды.
Директорлар советы компаниядә экологик контроль системасы турында мәгълүмат буенча фикер алышты. “Татнефть” ААҖнең структур бүлекчәләрендә табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану һәм аларны торгызу һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге законнар таләпләрен бозуларны булдырмау буенча даими эш алып барыла.
Утырышта “Татнефть” ААҖдә персоналга идарәнең гамәлдәге системасы турында нотык тыңланылды. Соңгы елларда хезмәт дисциплинасын бозу очракларының кимүе, хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсе арту билгеләп үтелде. Персоналга идарәнең гамәлдәге системасы хезмәткәрләрнең үз вазыйфаларын сыйфатлы үтәүгә мотивацияне тәэмин итә, яңа техниканы һәм яңа технологияләрне гамәлгә кертү өчен уңайлы климат тудыра, компаниянең финанс ягыннан тотрыклылыгын һәм икътисадый стабильлеген тәэмин итә.
Директорлар советында шулай ук “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенең кайбер мәсьәләләре каралды.