Казанга эшлекле визит белән Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов килде

2013 елның 14 июле, якшәмбе

Бүген Казанга эшекле визит белән Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов килде. "Казан" халыкара аэропортында Сергей Ивановны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. Килеп җитүгә кунак Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казан Ратушасына юл тотты, анда ВТБ Бердәм Лигасы Советының утырышы узды (исегезгә төшерәбез, Сергей Иванов - ВТБ Бердәм Лигасы Президенты).

Утырышта катнашучыларга сәлам сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул, аерым алганда, Казандагы җәйге Универсиада ярышлары белән бер рәттән ВТБ Бердәм Лигасы чемпионаты-2013/14 буенча җирәбә салу һәм аны тәкъдир итү узачагын хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, баскетбол - Татарстанда популяр спорт төре. Ул шулай ук рспубликада мәктәпләр һәм университетлар каршында спорт мәйданчыкларын төзү буенча махсус программа башлап җибәрелгәне турында сөйләде. Бу спортка яшь кешеләрне өндәүгә өстәмә этәргеч булыр дип исәпләнә.

Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга уңышлар теләде.  «Ышанам ки, безнең шәһәр сезгә ошыячак», - дип әйтте ул.

Бүген көннең икенче яртысында Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов Универсиада 2013 спорт объектларында булыр һәм кайбер спорт төрләре (йөзү, баскетбол һәм башкалар) буенча ярышлар карыячак дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International