“Мин Россия Президентына, Сезгә, Дмитрий Анатольевич, оештыру комитеты рәисе Игорь Шуваловка, спорт министрына бик рәхмәтлемен,- диде Татарстан Президенты. Минем уйлавымча, без кышкы Олимпиадада шулай ук уңышлы чыгыш ясарга тиешбез, һәм моның өчен барысын да эшләрбез”.
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Универсиаданы уздыруда катнашучыларга аерым рәхмәт белдерде. “Һәм Казанлыларга, барлык республикага зур рәхмәт белдерәсем килә, алар кунакларны, спортчыларны, туристларны бик кунакчыл каршы алалар,- диде ул. Универсиада – ул иң берләштерүче чара”.
Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә 2026 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2026 елга бурычлары турында сөйләде.