Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте акдемиясенең икенче кампусы бүген Казаннан ерак түгел ачылды. "Казан" тау чаңгысы комплексы базасында кампус ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашты.
"Президент Академиясенең җәйге кампусы: мөмкинлекләр территориясе" икенче халыкара мәгариф форумы Татарстанда 2013елның 18 июленнән алып 28 июленә кадәр эшләячәк. Чараны Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, Татарстан Республикасы һәм АКИГ компанияләре төркеме оештыра.
Кампусның миссиясе – студентлар арасыннан идәрә нәтиҗәле итүче кадрлар командалары булдыру, иҗтимагый-дәүләт идарәсе системасын модернизацияләү проектларын әзерләү һәм яклау, элек алынган күнекмәләрне һәм компетенцияләрне камилләштерү, шулай ук аеруча талантлы студентларны социаль һәм кадрлар ягыннан үстерү.
Мәгариф программасы кысаларында 300 катнашучы түбәндәге тематикалар буенча 3 факультетка бүленә: дәүләт идарәсе, бизнесны һәм эшкуарлыкны үстерү, иҗтимагый һәм социаль проектлар. Факультетлар эше ачык лекцияләр, проект сессияләре, эшлекле уеннар, чемпионатлар һәм симуляторлар рәвешендә узачак.
Ачу тантанасы кампусның фәнни җитәкчесе – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкинның видео аша сәламләве белән башланып китте. РХХ һәм ДХА ректоры Владимир Мау үз чыгышында бүгенге кампусның масштаблырак булуын билгеләп үтте. Һәм Академия җитәкчелеге, В.Мау сүзләренчә, киләчәктә дә, республика җитәкчелеге риза булса, җәйге кампусны Татарстанда уздырырга әзер.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов үз чиратында җәйге кампусны киләчәктә дә Татарстанда уздыру фикере белән килешүен белдерде. "Без сезнең белән очрашуыбызга бик шатбыз, һәм кампус эшен Казан мәйданчыгында дәвам итүне без тулысынча хуплыйбыз", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, катнашучылар аны бик алкышладылар.
Ул ассызыклаганча, республика җитәкчелеге ил үсеше перспективалары турында фикер алышуларда РХХ һәм ДХА, Татарстан һәм башка регионнар студентлары белән бергәләшеп эшләүне хуплый.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хәзерге белгечләр күп төрле сыйфатларга ия булырга тиеш. "Сез дәүләт, муниципаль идарә белгечләре булырга, кешеләр белән аралаша белергә, сезнең эшкуарлык сәләтегез булырга тиеш. Минем теләк – шул сыйфатларны үзеңдә берләштерү, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты кампуста катнашучыларга. – Безгә күпкырлы әзерлек алган белгечләр кирәк".ТР Президенты РХХ һәм ДХА ректоры Владимир Мауга кампусны оештыру өчен рәхмәт белдерде. "Бу үсеш урыны, биредә яшь һәм талантлы кешеләр аралашуга мохит бар", - дип белдерде Р.Миңнеханов, ул катнашучыларга Татарстанда рәхәт һәм уңышлы кунак булулларын теләде.
Россия,Украина һәм Белоруссиядә Coca-Cola компаниясе президенты Зоран Вуйничич кампуста катнашучыларга командада эшләргә өйрәнергә һәм бергәләшеп максатларга ирешүгә омтылырга теләде. Ул хәбәр иткәнчә, ике матсер-классны кампус кысаларында Эшли Браун - Coca-Cola компаниясенең цифрлы коммуникацияләр һәм социаль медиа буенча директоры уздырачак. Ул Казанга махсус Атлантадан килде.
Әңгәмә вакытында кампуста катнашучылар Рөстәм Миңнехановтан Универсиада ябылганнан соң иртән булган хисләре турында сорадылар. "Без бөтенебез 18 июль иртәсен көттек - Универсиададан соңгы иртәне. Барыбер бу иртәнең җитүе беркадәр ямансу, - дип әйтте Татарстан Президенты. - Әзерлек вакытында без ялсыз, бәйрәмсез эшләдек, без чынлап торып авыр мәсьәләне хәл итәргә тиеш идек. Хәзер безнең андый максатыбыз юк - башка максатларга без көндәлек эшебездә ирешербез".
Р.Миңнеханов фикеренчә, хәзер Татарстанга көч һәм мөмкинлекләрне таләп иткән яңа максат кирәк.
Кампуста катнашучылар шулай ук Татарстан Президентыннан ни рәвешле Казан яшәү өчен уңайлы һәм кызыклы шәһәргә әйләнә алганы, республикада энергетика үсешенең стратегиясе, һәм Рөстәм Миңнеханов эшендә кемнән үрнәк алганы турында кызыксындылар. ТР Президенты соңгы 20 ел дәвамында аның эштә остазы һәм укытучысы республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев булганын әйтте.
Тантана кампус флагын һәм бергәләшеп фотога төшү белән тәмамланды.