Берничә массакүләм мәгълүмат чарасында "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин отставкага китүе турында чыккан комментарийларга карата түбәндәгеләрне белдерәм.
В.М.Бусыгинның отсавкага китүе турында карарны республика җитәкчелеге, Татарстан нефть химиясенә куелган җитди бурычларга бәйле рәвештә, акционерлар белән килештереп кабул иттте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимр Бусыгинга зур хөрмәт белән карый һәм аны әлеге өлкәдә алдынгы белгеч дип саный. Аның яңа эш урынын берничек тә "алтын парашют" дип атап булмый. "Лаеклы ялга" китүе турында хәбәрләр дөреслеккә туры килми.
Якын арада Владимир Бусыгинны "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖның директорлар советы рәисе урынына тәкъдим итәчәкләр. Владимир Бусыгинны "ТАИФ" ААҖ генераль директорының "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ идарә итү һәм стратегик үсеше буенча урынбасары урынына килүе һәм "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖның директорлар советы рәисе урынына тәкъдим ителүе аның вазыйфаларын киңәйтәчәк һәм Татарстан җитәкчелеге Куйган бурычларны уңышлырак хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.