Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы Бөгелмә районында традицион республика нефть саммитында катнаша. Саммит эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, республика министрлыклары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, нефть тармагы белгечләре катнаша.
Төп утырыш башланыр алдыннан кунаклар өчен нефть тармагының алдынгы эшләнмәләре күргәзмәсе буйлап экскурсия уздырылды. "Татнефть" ААҖ стендында Рөстәм Миңнехановка нефть чыгаруның яңа технологияләре турында сөйләделәр. Компания тарафыннан 246 мең тонна югары үзле нефть, битум нефте чыгарылган инде, скважиналарның көндәлек дебиты 420 тоннага җиткән. "Татнефть" баш инженеры Наил Ибраһимов сүзләренчә, нефтьчеләр инде бу төр скважиналарны бораулау буенча шактый тәҗрибә туплаганнар, шуларның берсе 60 мең тонна битум нефте чыгарган.
Компаниядә горизонталь бораулауны күбрәк гамәлгә кертергә, нефть чыгару методларын кулланырга җыеналар. Татарстан Республикасы Президентына күрсәтелгән "ноу-хау"ларның берсе – пластны күп стадияле өзгәләү.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук "Татнефть-Сколково" ФТҮдә эшләнә торган проектлар, Казан (Идел буе) федераль университеты эшләнмәләре турында сөйләделәр. Татарстан Республикасы Президенты РИТЕК компаниясе стендын карады, анда аңа вентиль приводы булган чумырыла торган штангасыз насос күрсәтелде. Бу җайланма скважинада чумырыла торган насосларның озын штангалы приводларыннан котылырга ярдәм итә.
Экскурсиядән соң Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы нефть саммиты утырышында катнашты.