Татарстан Президенты Чаллыга эш визиты белән барды

2013 елның 26 июле, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Чаллыга барды. Визит кысаларында Автоград мэры Васил Шәйхразиев озата баруында кайбер объектларда булды.

Беренче объект ЗЯБ поселогындагы реконструкцияләнә торган бина. Элек 4800 квадрат метрлы мәйданлы әлеге бинаның 4 нче катында сырхауханә урнашкан булган, хәзер монда җәмәгать судын урнаштырырга җыеналар. Рөстәм Миңнеханов бинаны карап чыкты, аның белән канәгать калды, Казан Универсиадасына алынган җиһазларны һәм компьютер техникасын кулланып, реконструкциягә дигән акчаны экономияләргә тәкъдим итте. Татарстан Президенты шәһәр җитәкчелегенә эш графигын һәм и сметасын төзергә кушты, республика бюджетыннан акча бүлүне вәгъдә итте.

Чаллы ТЭЦы белән янәшә Татарстан Президенты осмотрел шәһәрдә төзелүче "Развитие" сәнәгать паркын төзелеш мәйданында булды. 12 гектарлы территория төзелеш өчен тулысынча әзер.Беренче фундаментларны августта планлаштырыла. Планлаштырыла торган инвестицияләр күләме резидентлар тарафыннан 600 млн сум тәшкил итәһ бүген резидент компанияләр Татарстан Республикасы Президентына җиһазлар, төзелеш материаллары, электротехник җайланмалар, йөк автомобильләре өчен өскорылмалар һәм башкалар җитештерү буенча үз проектларын бүләк иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов, муниципалетларда мондый парклар тцзи торган Кытайны мисалга китереп, сәнәгать паркын төзү идеясен хуплады. Бер үк вакытта Татарстан Президенты "КАМАЗ" базасында "Мастер" Кама индустриаль паркын үстерү кирәклеген ассызыклады.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук "Южный". Агросәнәгать паркында булды. Анда ул сәүдә рәтләрен карап чыкты, сатучылар белән сөйләште һәм парк җитәкчелегенә авыл хуҗалыгы продукциясен сатып кына калмыйча, аны эшкәртүгә дә игътибар итәргә тәкъдим итте.

Автоград урамнары буйлап йөргәндә Рөстәм Миңнеханов Минниханов заявил о необходимости ямочного ремонта на многих юлларга чокыр ремонты ясарга кушты. Таләп ителә торган ремонт күләмен билгеләргә кирәк, диде һәм шәһәргә акча бүлеп бирергә вәгъдә итте.

Азатлык мәйданында республика Президентына Татар драма театры бинасын төзү проектын тәкъдим иттеләр. Чаллы мэры Васил Шәйхразиев сүзләренчә, шәһәр администрациясе белән янәшә театр төзү Автоградның башлангыч планында ук булган. Шәһәр җитәкчелеге 8500 квадрат метр мәйданда 400 урынлык залы булган һәм 450 млн сумга төшүче театр бинасын төзүне тәкъдим итә.

Рөстәм Миңнеханов шәһәр мэриясенә театр хакын киметү өчен әзер проект табарга тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International