"Алабуга" махсус икътисадый зона Күзәтү советы утырышында биш яңа проект каралды

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонаның Күзәтү советы утырышында Россия һәм чит ил инвесторларының биш яңа проекты каралды. Утырыш ТР Хөкүмәт Йортында узды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.  

"Алабуга" МИЗ резидентлары «Интерскол» һәм «Алабуга-Моторс» компанияләре эшчәнлекләрен киңәйтәләр һәм "Алабуга" МИЗ территориясендә активлыкларын арттыралар. «Интерскол» техник-кертелмә эшчәнлек алып бара башлый һәм "Интерскоп инжиниринг үзәге" тармаклы инженер-сынау үзәген оештырачак, бу масштаблы тәҗрибә-конструктор эшен алып барырга һәм елына 15 яңа эшләнмәгә хәтле массалы җитештерүне башларга мөмкинлек бирәчәк. Инжиниринг үзәге "Синергия" индустриаль паркының бер модулендә ачылачак.  

Үз чиратында, «Алабуга-Моторс» (махсус техника җитештерү) "Форд" автомобильләре һәм берничә башка марка махсус транспортларына базалы шассины өстәмә җиһазлау производствосын оештырачак: маршрут таксиларына, ашыгыч медицина ярдәме машиналарына, төреле санда сыйдырышлы балалалар йөртүче автобусларга, электро-автомобильләргә һәм газда эшләүче двигательле автомобильләргә.

«Хухтамаки» фин компаниясе "Алабуга" МИЗ территориясендә бер тапкыр кулланылучы кәгазь һәм пластик савыт–саба җитештерүче заманча завод төзиячәк – «Хухтамаки Алабуга». Яңа завод Идел буе, Көнбатыш Себер, Казахстан һәм Уралдагы McDonald`s рестораннар челтәрен бер тапкыр кулланылучы стаканнар һәм капкачлар белән төп тәэмин итеп торучы булыр дип көтелә.

«КамГеоТэкс» компаниясе гидротехника, автомобильләр җитештерү һәм тимер юл төзелешендә кулланыла торган полиэфир техник җепселләр нигезендә ныклы тукыма георәшәткәләрен җитештерүне башлап җибәрәчәк.  

«Магистральные технологии» Россия компаниясе "Алабуга" МИЗ территориясендә инновацион җитештерү - магистраль инженер челтәрләре өчен полимер трубаларны җитештерүне оештыра.

«КамГеоТэкс» һәм «Магистральные технологии» компанияләре проектларын гамәлгә ашыру төзелеп килүче «Синергия» индустриаль  паркында булачак. Искәртик, «Синергия» индустриаль паркын төзү 2013 елның февралендә башланып китте һәм 2014 елның беренче кварталында тәмамланачак. Компанияләр инде бүген, парк ачылу вакытында эшне башлар өчен, резидент статусын алу процедурасын узалар.

"Алабуга" махсус икътисадый зонаның Күзәтү советы утырышы барышында "Алабуга" МИЗ резидент-предприятиеләренең кадрлар мәсьәләсен хәл итүне үз өстенә алачак ресурс үзәген булдыру турында килешенде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонаны үстерү буенча эш актив алып барылуын искәртте, бүгенге көндә 37 компания-резидент теркәлгән, игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 95 млрд. сум. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген яңа проектлар буенча эшне тизләтү зарури.

"Алабуга" махсус икътисадый зонаның Күзәтү советына тәкъдим ителгән проектларга килгәндә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мнению яңа производстволарның бер өлеше продукция белән эчке базарны тәэмин итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International