Мексика Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рубен Бельтран белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Татарстан Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды.
Илчене сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Мексика белән хезмәттәшлекне дәвам итү кирәклеге турында белдерде. Безнең хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар инде, сезнең ил бизнесы белән багланышлар да урнаштырылган, хәзер аларны үстерү мөһим, дип әйтте ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә Татарстан республикасының Мексика Кушма Штатлары белән тышкы товар әйләнеше зур түгел, 2012 елда Мексикага күбесенчә вертолетлар җибәрелде, шулай ук нефть химиясе сәнәгате продукциясе.
Моннан тыш, фән һәм мәгариф өлкәсендә дә хезмәттәшлек бар - К(И)ФУ Мексиканың ике вузы белән хезмәттәшлек итә.
Мексика Кушма Штатлары белән перспектив юнәлешләр арасында Рөстәм Миңнеханов машина төзү өлкәсендә хезмәттәшлекне атады. Ул Татарстан территориясендә "КАМАЗ" ААҖ, "Форд-Соллерс" кебек предприятиеләр эшләгәнен искәртте.
Студентлар белән алышу хезмәттәшлекнең мөһим формасы була ала, дип саный Татарстан Президенты, шулай ук туризм юнәлеше һәм спорт өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклашу. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Казандагы җәйге Универсиадада төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булган Мексиканың җыелма командасы катнашканын искә төшерде.
2015 елда Казанда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ә киләсе су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты 2017 елда Мексикада узачак.
Ышанам ки, бехнең хезмәттәшлеккә күп кенә кызыклы юнәлешләр бар, дип ассызыклады илчегә мөрәҗәгать итеп Рөстәм Миңнеханов.
Мексика Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рубен Бельтран үз чиратында җылы каршы алу өчен рәхмәт белдерде һәм бу аның Казанга беренче мәртәбә килүе турында билгеләп үтте. Ул Рөстәм Миңнехановка Мексика Кушма Штатлары җитәкчелеге исеменнән сәламләү сүзләрен әйтте һәм илләренә танышу сәфәре кылырга чакырды.
Мексика – ачык ил, ул модернизация һәм үз халкы байлыгы үсүеннә юнәлгән, дип белдерде Рубен Бельтран, мин беләм, Россия ВТОга керде һәм мин бүгенге көндә безнең төрле илләр белән ирекле сәүдә турында 12 килешүебез бар, аларда халык саны 1,2 млрд. кешедән артык, үз чиратларында ул илләр башка илләр базарларына чыга ала. Илче сүзләренчә, бүген Мексиканың берничә предприятиесе Россия базарына чыгарга тели. Рубен Бельтран шулай ук 2013 елның сентябрь аенда Мексика президенты Россиягә, Санкт-Петербургка "Большая двадцатка" саммиты кысаларында эшлекле визит белән киләчәк дип хәбәр итте.
Мексика Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рубен Бельтран шулай ук Татарстан Республикасы, аның предприятиеләре белән хезмәттәшлек ике як өчен дә уңышлы булуына ышануын белдерде. Без Россиянең ВТОда актив әгъза булуын телибез, дип билгеләде Рубен Бельтран, һәм бу мәсьәләдә ярдәм итәргә әзер.
Илче сүзләренчә, машина һәм автомобильләр төзүдән тыш, Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек шулай ук фармацевтика, медицина, авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өлкәсендә дә уңышлы була ала.
Рөстәм Миңнеханов илчегә Россиянең регионы буларак Татарстан Республикасы һәм Мексика бизнесы багланышлары мәсьәләсендәге активлыгы өчен рәхмәт белдерде.