ТР Премьер-министры “Казначылык системалары үсеше перспективалары” Халыкара конференциясендә катнашучылар белән очрашты

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федераль казначылык җитәкчесе һәм "Казначылык системалары үсеше перспективалары” Халыкара конференциясендә катнашучылар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, Татарстан Республикасыннан анда Федераль казначылык идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының икътисад, финанслар һәм дәүләт милке белән эш алып бару идарәсе башлыгы Альберт Нафигин һ.б. катнашты.

Илдар Халиков Татарстан Президенты һәм Республика Хөкүмәте исеменнән Татарстан территориясендә пилот проектларны гамәлгә кертү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Халыкара конференциядә катнашучылар арасында Беларусь, Казакъстан һәм Украина республикаларыннан казначылык вәкилләре бар. Бу чара конференциядә катнашучы илләр арасында хезмәттәшлекне ныгытуга, чит ил коллегаларының казначылык структурасы эшчәнлегендәге иң яхшы тәҗрибәләре белән танышуга юнәлтелгән.

Бүген шулай ук конференция барышында Россия һәм Беларусь Республикасы арасында техник хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International