Агымдагы елның беренче яртыеллыгында ТРның консолидацияләнгән бюджетының салымнан кергән һәм салымнан булмаган табышы 75 млрд.сум яки еллык планның 50 проценты кадәр булган. Федераль акчаларны исәпкә алып, гыйнвар-июньдә бюджетка кергән акчаларның күләме 90 млрд.сумнан артып киткән.
Беренче яртыеллыкта республика бюджетына 73 млрд.сум акча күчерелгән, бу фаразланган күрсәткечнең 51,2 проценты. Үткән ел күрсәткече белән чагыштырганда, керемнәрнең күләме 11,1 процентка (9 млрд. сумнан артык) кимегән.
II квартал нәтиҗәләре буенча, бюджет керемнәре структурасында 4 төп салым чыганакларының өлеше шундый: керемгә салым - 42 процент, физик затлар табышына салым - 24, милеккә салым – 15, акцизлар – 14.
Шишкин сүзләренчә, 2012 нче елның әлеге чоры белән чагыштырганда, керемгә салымнан 7,2 млрд.сумга кимрәк акча җыелган. Физик затларның табышына салымнан кергән акча, киресенчә, 2,6 млрд.сумга арткан. Бу хезмәт хакының артуы һәм эшсезлекнең кимүе нәтиҗәсендә булган. Шулай ук милеккә (2,1 млрд. сумга) салымнан һәм акцизлардан (1 млрд.сумга) керемнәр арткан.
Министр урынбасары сүзләренчә, барлык салым керемнәре буенча күрсәткечләр фаразларга якын, барлык артта калулар норма чигендә. Алкогольга акцизлар буенча керемнәрне мобилизацияләү уңышлы алып барыла – еллык планның 85 проценты. Салымнан килмәгән керемнәрнең күләме 5,7 млрд.сум яки планның 62 проценты булган (шул исәптән, республика бюджетына - 3 млрд.).
Бу чорда федераль бюджеттан 15 млрд. сум килгән. А.Шишкин максатчан килеп ирешкән иң зур суммаларны атады. Авыл хуҗалыгына ярдәм - 4,2 млрд.сум, ветераннарны торак белән тәэмин итүгә - 1 млрд., аерым категория гражданнарның торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүгә – 1,6 млрд., Казанда Универсиадага торак йортларның түбәләрен һәм фасадларын капиталь ремонтлауга - 980 млн., Универсиаданы мәгълүмати-телекоммуникацион тәэмин итүгә - 515 млн., эшсезләргә пособиегә - 508 млн., инвалидларны реабилитация чаралары белән тәэмин итүгә - 515 млн., аерым категория гражданнарны дәвалау препаратлары белән тәэмин итүгә - 1,5 млрд.сум.
Министр урынбасары ассызыклаганча, килеп ирешкән акчалар бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләргә, хезмәт хакының күтәрелүен исәпкә алып, аны тулысынча түләргә, планлаштырылган чараларны финансларга һәм бюджет учреждениеләренең агымдагы чыгымнарын капларга мөмкинлек биргән.