18 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында муниципалитетлар белән бурычларны кыскарту мәсьәләсе буенча, шулай ук мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләве буенча видеоконференция үткәрү планлаштырыла.
Бурычлары булганнар белән башкарыла торган эш нәтиҗәләре турында Әлмәт муниципаль районы хәбәр итәчәк.