Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурга 8нче Россия-Сингапур эшлекле форумында катнашырга килде

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасына 8нче Россия-Сингапур эшлекле форумында (Russia Singapore Business Forum) катнашырга дип килде.

Искә төшерик, Россия-Сингапур эшлекле форумы 2006 елда оештырылды һәм Россия, БДБ илләре, Сингапур һәм башка Азия илләре эшмәкәрләре өчен Азиядә бердән-бер югары дәрәҗәдәге чарага әйләнде. Биредә эшлекле багланышлар булдырыла, яңа мөмкинлекләр турында сүз бара, Россия һәм Азия илләрендәге икътисадый тенденцияләр турында фикер алышына.

Форум-2013 нең  дүрт көнлек программасында (23 - 26 сентябрь) 800дән артык катнашучы булачак, шулар арасында Россия һәм Сингапур бизнесының актив сегментларының вәкилләре дә булыр дип планлаштырыла

Быел Форум мәйданчыгы итеп Сантек күргәзмә үзәге сайланды (Suntec Singapore International Convention and Exhibition Centre).

24 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында инвестицияләү һәм бизнес алып бару дип аталган Россия-Сингапур Форумының махсус чарасында катнашачак һәм "Татарстан - Сингапур тәҗрибәсе" темасына чыгыш ясыячак дип планлаштырыла. 

Татарстан Республикасы делегациясе составында Россия-Сингапур Форумы эшендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйһетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, "Ак Барс" банк ААҖ Идарә рәисе Роберт Миңнегалиев, "МИЗ Иннополис" ААҖ генераль директоры Игорь Носов, ""IТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә технопарк" ДАУ директоры Антон Грачев һәм башкалар катнаша. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International